Мы в социальных сетях

Быел Чаллыда телефон аша мошенниклык очраклары ешайды. Узган ел алар 278 булса, агымдагы ел башыннан бирле 457 җинаять теркәлгән. Бу хакта бүген Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе оперуполномоченные Альфред Миңнегулов сөйләде.

"Билгесез затлар безнең шәһәрдә яшәүчеләргә шалтырата, үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштыра һәм аларның карталары буенча нинди дә булса операцияләр ясалуын хәбәр итә. Санкцияләнмәгән гамәлләр булдырмау өчен банк карталары реквизитларына керү мөмкинлеге алалар һәм акча урлыйлар. Мондый җинаятьләр бик күп булды. Кәрәзле элемтә һәм интернет аша китерелгән зыян 20 млн сумнан артып китә", - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук мондый җинаятьләр, чаллылылар Интернетта кредит алуга гаризалар калдырганда, башкарыла. Аларга хисапны иминиятләштерергә кирәк, дип шалтыраталар һәм моның өчен банк карталары реквизитын сорыйлар. Еш кына җинаятьләр төрле мәйданчыкларда товарлар сату өчен куела торган гражданнарга каршы кылына. Аларга да, янәсе, сатып алу максатыннан, билгесез затлар шалтырата, банк карталарына керү мөмкинлеге ала һәм акча урлый.

Шулай ук мондый җинаятьләр дә, чаллылылар Интернетта кредит алу өчен гаризалар калдырганда, башкарыла. Аларга хисапны иминиятләштерергә кирәк, дип шалтыраталар һәм моның өчен банк карталары реквизитын сорыйлар. Еш кына җинаятьләр төрле мәйданчыкларда товарлар сату өчен куела торган гражданнарга каршы кылына. Аларга да, янәсе, сатып алу максатыннан, билгесез затлар шалтырата, банк карталарына керү мөмкинлеге ала һәм акча урлый. 
«Без гражданнарны уяу булырга, мошенникларга алданмаска, үз банк карталары реквизитларын атамаска чакырабыз», - диде Альфред Миңнегулов. Ул шулай ук абонент номерларын алмаштырганда, кешеләргә игътибарлырак булырга киңәш итте. Телефон номерын алыштырганда, яңа SIM-карта хуҗасына акчагыз күчерелмәсен өчен банк картасын телефоннан юк итәргә кирәк.

Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь 2019, 11:40