Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 октябрьдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Чаллылыларның да сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар. Халыкның актуаль сорауларына шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмира Абашева һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева җавап бирәчәк.

Катнашырга теләүчеләргә (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) уза.

Чәршәмбе, 25 сентябрь 2019, 16:57