Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген «эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр хуҗалык җитәкчеләренә ветераннар Советының яңа рәисен тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, бу вазифага Зөһрә Сәитова билгеләнде. Моңа кадәр ул Башкарма комитетның Персонал белән идарә итү һәм муниципаль хезмәт идарәсенең Кадрлар һәм махсус эш бүлеге башлыгы булып эшләгән иде. Ул муниципаль хакимият органнарындагы эшне пенсиягә чыгу сәбәпле төгәлләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 10:07