«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы хакимият органнарына гражданнар мөрәҗәгатенең нәтиҗәле формасы булып тора. Яр Чаллы халкы бу ресурстан елдан-ел активрак файдалана.
Агымдагы елның 8 аенда чаллылылар тарафыннан «Халык контроле» аша 5 655 белдерү кәгазе бирелгән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 948 мөрәҗәгатькә күбрәк. Хисап чорында хәл ителгән хәбәрнамәләр өлеше 73,7% тәшкил иткән. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге система ярдәмендә шәһәрдәшләребез Чаллыда ремонт эшләре, төзелеш һәм төзекләндерү, тормыш сыйфатын яхшырту планнарын формалаштыруда катнаша алалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 08:51