Һөнәри бәйрәм алдыннан Чаллы педагогларының федераль, республика һәм шәһәр дәрәҗәләрендәге казанышларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов җиткерде. 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе «Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүнең заманча механизмнарын һәм технологияләрен үстерү» ведомство максатчан программасы Мәгарифтә инновацияләр белән бәйле чараларны гамәлгә ашыру өчен 1,3 сум күләмендә федераль грант җиңүчесе булды. 87 нче «Золушка» һәм 78 нче «Елочка» балалар бакчалары мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналарга ярдәм үзәкләре (хезмәтләре) булдыруга федераль грант конкурсында җиңде. «Мәктәпнең иң яхшы директоры» грантын алу буенча республика конкурсында 26 нчы гимназия директоры Андрей Сальников абсолют җиңүче булды. Ул 225 мең сум күләмендә грант отты.
Быел югары сыйфатлы белем бирүләре өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев грантлары белән 57 нче гимназия, 56җнчы мәктәп, 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы, техник иҗат үзәге бүләкләнде. Укытучы һөнәренең абруен күтәрү, педагогларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү максатыннан ел саен шәһәр күләмендә һөнәри осталык конкурсы үткәрелә.
«Без барыбыз да мәктәптән. Укытучылар ярдәме белән без кешеләр булдык. Һөнәренә, яшенә, социаль статуска карамастан, без укытучыларны бәйрәм белән котлау мөмкинлеген таба алабыз. Аларга үзебез өчен дә, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дә рәхмәт әйтергә кирәк. Алар моңа лаек! Укытучылар – безнең заман геройлары. Иҗтимагый-сәяси строй алмашкан бик катлаулы заманнарда алар үз һөнәрләренә тугры калган», - диде шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта Яр Чаллының мәгариф тармагында 15 597 кеше эшли, шуларның 3 602се – мәктәпләрдә, 979ы – өстәмә белем бирү һәм яшьләр учреждениеләрендә, 3215е – мәктәпкәчә учреждениеләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында – 1192 педагог.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 09:50