Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Соңгы елларда Яр Чаллыда җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләре саны кимү тенденциясе күзәтелә. "Муниципаль хакимиятнең нәтиҗәлелеген арттыру халык белән даими диалогтан һәм кабул ителә торган карарларны тикшереп торудан башка мөмкин түгел. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыруда төп бурычларның берсе – аларны тулы, һәрьяклы һәм сыйфатлы карау, шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә үтәү срокларын контрольдә тоту", - дип ассызыклады бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова.

Ул хәбәр иткәнчә, үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча шәһәр мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесе адресына 2016 елдан бирле мөрәҗәгатьләр саны ел саен кими бара.

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 3 516сы – Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән язма мөрәҗәгатьләр. Аларның 527се уңай хәл ителгә. Бу гомуми санның 14,5%ын тәшкил итә. Калган мөрәҗәгатьләр аңлатмалар һәм консультацияләр таләп итте. Үз территорияләрендә яшәүче халыкның көндәлек проблемаларын хәл итү буенча район администрацияләре зур эш башкара. Бу – торак-коммуналь хуҗалык, юлларны һәм җәяүлеләр тротуарларын ремонтлау, ишегаллары территорияләрен төзекләндерү, социаль ярдәм күрсәтү, матди ярдәм күрсәтү, ташламалы юлламалар бирү, торакны хосусыйлаштыру, торак шартларын яхшырту, санкцияләнмәгән сәүдә мәсьәләләре. 2019 елның 8 ае дәвамында төрле мәсьәләләр буенча район администрацияләренә 798 чаллылы мөрәҗәгать иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 230га кимрәк.

Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 09:33