Яр Чаллы Бөтендөнья Чисталык көне халыкара акциясенә кушылды һәм "Чиста уеннар"да катнашты. 1.5 сәгать эчендә калдыкларны аерым җыю буенча команда ярышларында 50гә якын катнашучы 1 тонна 300 килограмм чүп җыйды. Командаларга берләшкән чаллылылар Яңа шәһәрдә яр буе территориясен чүп-чардан арындырып кына калмадылар, аларны төрләре буенча сортларга да аердылар.
Ярышлар нәтиҗәсендә катнашучылар 22 покрышка, 21 капчык катнаш чүп-чар, 35 капчык пластик, биш капчык металл һәм 68 капчык пыяла җыйдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 10:23