Яр Чаллыда О. Кухаренко исемендәге картодромда «КАМАЗ-мастер» командасы призына студентлар арасында картинг буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларны ачу тантанасында «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Анна Захматова, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников катнашты.
Ярышларның финал өлешендә Яр Чаллы һәм Мәскәүдән барлыгы 18 студент катнашты. Ярышларда катнашучыларга квалификация туры, сайлап алу туры, ярымфинал һәм финал ярышлары узарга туры килде. Турнир шәхси зачетта, һәвәскәрләр категориясендә, «ХОББИ» төркеменең «ХОНДА-270» класслы прокат карталарында узды. Турнир нәтиҗәләре буенча КНИТУ-КАИның Яр Чаллы филиалы студенты Евгений Коренчук җиңүче булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул әлеге турнирда ике тапкыр җиңүче булды, узган ел ул Л.Б.Васильев исемендәге КДМТУдан катнашкан иде. ТИСБИ Идарә университетыннан Вячеслав Хачатуров икенче булды, КФУның Чаллы институты студенты Александр Нужин өченче урынны яулады.
Ярышларда җиңүчегә «КАМАЗ-мастер» командасы узыш йөк машинасының тест-драйвында катнашу өчен сертификат һәм башка призлар тапшырылды. Призерлар шулай ук медальләр һәм кубоклар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр алдылар. Ярышлар чара кунаклары һәм җанатарлар өчен дә оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 14:15