Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Косарева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мария Ивановна ТАССРның Чаллы районы Сидоровка бистәсендә туа. Урта мәктәпнең 7 нче сыйныфын тәмамлый. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Иванович Косаревка кияүгә чыга һәм Элеватор тавы бистәсенә күчә. Лаеклы ялга чыкканчы пассажир автотранспорты предприятиесендә эшли.
Ире белән 3 бала тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Мария Ивановна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 15:21