Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 сентябрьдә, «КАМАЗ» – «Спартак» футбол мачты үткәрелүгә бәйле рәвештә, 23:00 сәгатькә кадәр хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә: - Җиңүнең 40 еллыгы урамында Хәсән Туфан проспекты белән киселешеннән Рәис Беляев проспектына кадәр юл участогында ике якка да;

 – «Гренада» паркы янындагы Мәскәү проспекты буенча Хәсән Туфан проспекты белән кисешүдән алып Рәис Беляев проспектына кадәр автомобиль юлы участогында. 

 Футбол матчына Мәскәү проспекты буенча җәмәгать транспорты хәрәкәте көчәйтеләчәк, шулай ук 1, 2, 3, 9, 11 трамвай маршруты хәрәкәте каралган. Җанатарлардан җәмәгать транспортына өстенлек бирүләрен сорыйлар.

Моннан тыш, 25 сентябрьдә 13:00тән 22:00 сәгатькә кадәр тест режимында Җиңүнең 40 еллыгы – Халыклар дуслыгы проспекты – Тынычлык проспекты – Әпсәләмов урамы – Җиңүгә 40 ел урамнары буенча  һәм кире юнәлештә маршрут йөриячәк.

Чәршәмбе, 25 сентябрь 2019, 15:21