Мы в социальных сетях

3 октябрьдә 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда яңа иҗат сезоны ачылуга багышланган концерт программасы була. Мәдәният сарае артистлары һәм иҗат коллективлары бу елда булачак чаралар, бәйрәмнәр һәм проектлар, планнар һәм сюрпризлар турында сөйләячәк. Моннан тыш, барлык тамашачылар өчен бу сезонда булачак концерт һәм спектакльләргә чакыру билетлары уйнатылачак.

Концерт башланыр алдыннан һәркем тарихи спектакль геройлары белән профессиональ истәлекле фотография ясый алачак. Чара кунаклары өчен «Тере традиция» гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге осталары күргәзмәсе һәм «Җиңү көне», «Сабантуй», «Төзүчеләр көне», «ТР мәгариф көне» шәһәр массакүләм бәйрәмнәренең реквизит һәм костюмнары күргәзмәсе оештырылачак.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 14:26