Бөек Ватан сугышы ветераны Гайшә Абдулла кызы Гыйззәтуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкортстан Республикасының Ишембай районы Кузяново авылында туа. Гайшә Абдул кызы авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый, аннары Темяс педагогия училищесында тәрбияче булып эшли. Сугыш елларында колхозда эшли. 1946 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Ишбулла улы Юлаевка кияүгә чыга. Яр Чаллыга гаиләсе белән 1970 елда киләләр. Озак еллар кибет җитәкчесе булып сәүдәдә эшләгән. Дүрт баласы, җиде оныгы, 10 оныкчыгы бар. Гайшә Абдулла кызы «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2019, 10:52