Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «#ГордостьЗаНаших» шәһәр белем бирү проектының беренче очрашуы узды. Проектның максаты иреклеләр кыйммәтләрен популярлаштыру, яшүсмерләрне һәм яшьләрне социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү. Очрашу 2019 елда Казанда узган WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионатына багышланган иде. Брифинг-очрашуда «КАМАЗ» ААҖ яшьләр белән эшләү буенча консультанты Дмитрий Ульдяков, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты, EVS волонтеры, Казан-Арена касәсеteam- leader Диана Мусина, WorldSkills Kazan 2019 чемпионы Айдар Миневнын остазы Хәлим Алмаев катнашты.

Чара кысаларында "Чаллы иреклеләре -2019" шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Проект - уңышка ирешкән кешеләр, шәһәрдән, республикадан һәм илдән читтә танылган шәхесләр белән очрашулар сериясе, аларның төрле өлкәләрдәге уңышлы тәҗрибәсен кертү белән танышу, мәдәният һәм сәнгать, бизнес, спорт, сәясәт, волонтерлык һ.б. Аларның тормыш, үсеш, уңыш казанышлары бүгенге яшьләр өчен үрнәк булырга мөмкин.

Шимбә, 28 сентябрь 2019, 11:59