Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда җыештыру һәм яшелләндерү буенча санитар-экологик айлык башланганын көтмичә, агачлар утыртылды. Анда шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, ТИҮ вәкилләре катнашты. Барлыгы 558 агач һәм 75 куак утыртылган. Өмәдә 450 кеше катнашты. Шулай итеп, Әлмәт трактында, шәһәргә керү юлында 120 чыршы, Поляков урамыннан Залесный проспектына 50 төп юкә утыртылган.

39нчы мәктәп янында 55 миләш агачы барлыкка килде. Биредә агачлар утыртуга шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева, Шәһәр Советы депутатлары Юрий Голубев, Эдуард Фәттахов һәм Виталий Агапов кушылды.

Шимбә, 28 сентябрь 2019, 14:05