Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер көне кысаларында Яр Чаллыда ябык һәм гамәлдәге шәһәр зиратларын чистарту буенча эшләр башкарылды. Автозавод районы администрациясе "Челныстройремонт", "Камстройсервис" , "Паритет", "Автозаводский", "Ремжилстрой", "Горкоммунхоз", "ТИСБИ" Идарә университеты студентлары, 55 нче мәктәп укучылары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, Боровецкое авылы зиратында Хәтер көне оештырды.

Төзекләндерү һәм санитар чистарту, шулай ук корыган ботакларны кисү буенча эшләр башкарылды. 2 куб метр каты көнкүреш калдыгы, 21 куб метр чуп-чар чыгарылган. Акциядә 35 кеше катнашты, 2 берәмлек техника җәлеп ителде. Комсомол районы территориясендә ГЭС бистәсендә, Элеватор тавында һәм 32 комплекстагы зиратларны чистарту буенча чаралар узды. Зиратларны һәм якын-тирә территорияләрне чүп-чардан, ботаклардан, яфраклардан чистарттылар, чүп чыгару оештырылды.

Чарада Мулланур Вахитов ис. 2 нче гимназиянең 82 укучысы, 11, 56, 10 һәм 20 нче мәктәпләр хезмәткәрләре, «КОМ» предприятиесе, «Горкоммунхоз» МУП хезмәткәрләре, «32 комплекс» ТИҮ рәисе Миндубаева Ф.Р.,«Кызыл Тау» рәисе Саттаров Р. Г. һәм район халкы, барлыгы 211 кеше катнашты. Барлыгы 37 кубометр каты көнкүреш калдыклары, ботаклар һәм яфраклар җыеп чыгарылды, 6 берәмлек техника җәлеп ителде. Гамәлдәге зиратта төп проспектлар буенча җәмәгать транспорты җибәрелде.

Шимбә, 28 сентябрь 2019, 15:59