Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итте. Ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында узды. Барлыгы 21 млн сумлык 1213 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, 307 сәүдә урыны оештырылган. Ярминкәләрдә Әгерҗе, Менделеевск һәм Тукай муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре төп катнашучылар булды. Шулай ук башка 12 муниципаль районның авыл хезмәтчәннәре дә катнашты. Ярминкә урыннарында Тукай һәм Әгерҗе муниципаль районнары тарафыннан концерт программасы әзерләнгән.

Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер ите, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавыклар), сөт һәм башка сөт продукциясе, яшелчәләр, камыр ризыклары тәкъдим ителде. Чаллылылар актив рәвештә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәрәңгене 8 сумнан алып 10 сумга кадәр сатып алырга мөмкин иде, икенче продукция тәкъдим ителгән бәяләрдән сатылды. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең сәүдә һәм техник коралландыру буенча урынбасары Дамир Җамалиев булды.

Исегезгә төшерәбез, киләсе ярминкәләр 5 октябрьдә узачак.

Шимбә, 28 сентябрь 2019, 17:07