Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Яр Чаллыда Халыкара Укытучылар көненә багышланган «Укытучыны котла» дигән шәһәр акциясе узачак. Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм «Омега», «Сәүдә кварталы», «Сити Молл» сәүдә үзәкләрендә һәм шәһәр урамнарында булган ирекле отрядлар волонтерлары халыкка бу датага чыгарылган махсус открыткалар тутырырга тәкъдим итәчәкләр. Котлау сүзләрен балалар бакчасы тәрбиячесенә, теләсә кайсы уку йортында эшләүче  педагогка, фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, мәктәп, училище, техникум номерын, уку йорты исемен исемен һәм шәһәрне күрсәтеп җибәрергә мөмкин. 4 һәм 5 октябрь көннәрендә открыткалар адресатларга тапшырылачак.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 15:21