Мы в социальных сетях

 «Нур» яшьләр үзәгендә өлкән буынны шәхси компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәтү программасы буенча компьютер курслары ачылды. Укыту программасы 38 уку сәгатенә исәпләнгән. Тыңлаучылар атнага ике тапкыр 2шәр сәгать укыячаклар. Курс кысаларында пенсионерлар компьютерда эшләү буенча төп күнекмәләрне алачаклар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталларыннан, электрон почта, социаль челтәрләрдән, скайп һәм башка файдалы Интернет-сервислардан файдаланырга өйрәнәчәкләр.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 09:53