Мы в социальных сетях

 37 нче урта мәктәпнең спорт залында Яр Чаллы шәһәренең 2008 елгы һәм кечерәк малайлар арасында фехтование буенча беренчелеге узды. Ярышларда ике команда катнашты: "Заря" спорт мәктәбе (Яр Чаллы) һәм "Кама аръягы фехтование федерациясе" (Алабуга шәһәре). Катнашучыларның гомуми саны 20 спортчы иде. 

 Беренчелек нәтиҗәләре буенча 1 урынны  Илья Мешковец (Яр Чаллы) алды; 2 урынга Матвей Белов (Алабуга), 3 урынга Роман Липатов  (Алабуга) һәм  Малик Ширмамедов(Яр Чаллы) ия булды. "Заря" спорт мәктәбе спортчылары тренерлар Семенов Дмитрий һәм Ильясов Радик җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 10:06