Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген иртәдән үк йөзү бассейны һәм футбол кыры төзелешенең барышын тикшерде. Башта шәһәр башлыгы Шишкин бульварындагы 19 нчы мәктәп белән 77 нче гимназия арасында төзелә торган бассейнны карады.
"Шәһәрдә бассейннар кирәк. Спорт корылмалары белән тәэмин ителеш буенча бездә әлегә мондый пландагы күрсәткечләр югары түгел, шуңа күрә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа объектлар төзибез. Тагын берничә спорт объекты бар, алар эштә. Көрәш сарае турында да сүз бара. Бассейн ике мәктәп укучылары, олылар һәм балалар өчен эшләячәк. Микрорайон җанланыр дип уйлыйм. Иң мөһиме - бу объекттан файдаланачаклар. Ул йөкләнәчәк һәм анда 600дән артык кеше йөрер дип уйлыйм. Яңа елдан соң объект файдалануга тапшырылсын дигән бурыч куябыз", – дип билгеләде мэр.
"Объект кирәк. Күз яшьләрсез карап булмый торган кыр иде монда. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр, спорт, җиңел атлетика, футбол белән шөгыльләнүчеләр өчен идеаль шартлар тудырылачак", - диде Наил Мәһдиев.
Шулай ук шәһәр башлыгы Яр Чаллыда массакүләм шугалакны төзекләндерү планнары белән дә уртаклашты. «Ипподром Бар. Анда мәйдан зур. Машина кую урыннары да бар. Без анда шугалак ясау вариантын карарбыз. Шәһәрне шугалаксыз калдырмыйбыз дип ышандыра алам», - дип өстәде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 10:27