Мы в социальных сетях

6-12 октябрьгә кадәр Яр Чаллыда «#ПРЯМОТУТ» дигән шәһәр акциясе узачак, аның максаты - Яр Чаллы шәһәре яшьләрен спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү. Акциядә катнашу өчен гадәти булмаган урында зарядка ясауны видеога төшереп, аны «Вконтакте» социаль челтәрендәге Яр Чаллы  иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге (https://vk.com/crd_chelny) төркеменә урнаштырырга кирәк. Һәр видеоролик астында #ПРЯМОТУТ#ДоброволецЧелнов#МолодёжьЧелнов хэштегы белән уку йортын яки оешманы күрсәтү зарур. Җиңүче Яр Чаллы шәһәре балалар иҗтимагый оешмаларының шәһәр форумында махсус приз белән бүләкләнәчәк. Акциянең рәсми старты 6 октябрьдә  Азатлык мәйданында узачак. Катнашучылар флешмоб өйрәнәләр һәм аны башкаралар. Барлык теләүчеләр чакырыла. Җыелу 13:00 сәгатькә планлаштырылган.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 16:12