Мы в социальных сетях

 100 яшьлек чикне узган чаллылылар Өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Үзәк районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин исеменнән истәлекле бүләкләр Шакир Шәрип улы Шәрипов, Гильмениса Шәйхетдин кызы Талипова, Гөлҗиһан Гыйзетдин кызы Гыйзетдиновага тапшырылды.

Котлауларга Үзәк районы территориаль иҗтимагый үзидарәләр ассоциациясе рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова һәм районның Ветераннар советы рәисе Светлана Ивашкина да кушылды.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 11:26