Мы в социальных сетях

 Бүген мэриядә Шәһәр Советы биш даими комиссиясенең уртак утырышы узды. Депутатлар булачак утырышның көн тәртибендәге 14 мәсьәлә буенча фикер алыштылар, алар арасында Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә, муниципаль берәмлек эшчәнлеген регламентлаучы башка норматив актларга үзгәрешләр кертү бар.

Республика бюджетыннан кергән субсидияләргә бәйле рәвештә, 2019 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертергә кирәк. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаудан кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.

Шулай ук Шәһәр Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертелә, чөнки Чаллының дүрт депутаты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары булдылар. Регламент, хокук тәртибе, законлылык һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия составыннан Марсель Мингалимов; Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча комиссиядән – Олег Коробченко; Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча комиссиядән – Олег Николаев һәм Николай Атласов чыгарыла.

Моннан тыш, депутат Сергей Ямашев кандидатурасы Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп, ә Шәһәр Советы Президиумы составына Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт комиссиясе әгъзасы Виталий Агаповны кертү тәкъдим ителә.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 13:37