Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Эрасмус+» халыкара академик мобильлек программасы кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Реймс шәһәре университеты, Труа һәм Шомон шәһәре укытучыларын әзерләү буенча югары мәктәбе,  Шампань-Арден, Франция мөгаллимнәре булып китте. Биш көнлек визит дәвамында тәҗрибә уртаклашу булды: кунаклар университет укытучылары оештырган мастер-классларда катнаштылар, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентларына лекцияләр укыдылар. Рейм университеты укытучылары шәһәр мәктәпләренең математика һәм информатика укытучылары белән дә очраштылар. Лекторлар математика дәресләрендә цифрлы технологияләр куллану мөмкинлекләрен күрсәтте. Франциядә программалаштыруны башлангыч сыйныфларда укыйлар. Француз галимнәре үткәргән тикшеренүләр балаларның математик сәләтләрен үстерү өчен цифрлы технологияләрнең өстенлекле ролен күрсәтте.

Реймс шәһәре университеты каршындагы педагогия институты ректоры урынбасары, Труа һәм Шомон шәһәрләрендәге педагогия институтлары филиаллары директоры Кастель Фредерик, филология факультеты студентлары белән очрашты. "Эрасмус+" академик мобильлеге программасы кысаларында Чаллы студентларының Рейм университеты каршындагы Тура шәһәре педагогия институтында бушлай стажировка узу мөмкинлеге бар. Кастель Фредерик студентларны яшәү һәм укыту шартлары белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Франциядән килгән кунак студентларга французча аралашу культурасының кайбер үзенчәлекләре турында сөйләде.

Өч айлык стажировкага филология факультетыннан 5 студент барачак. Чынлыкта барырга теләүчеләр күбрәк, шуңа күрә "иң яхшыларны" сайлап алу булачак. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында "Халыкара инновацион педагогик технологияләр үзәге" булдыру турында Карар кабул ителде. 

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 15:33