Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да катнашты. Ул гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды, аны куллануның төп юнәлешләрен искә төшерде. Җылы котлау сүзләренә Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 41 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35 мең гаилә 13,4 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.

Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында  www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 16:46