Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда шәһәр укытучыларын хөрмәтләделәр. Мәгариф тармагы хезмәткәрләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котладылар.

"Педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез Чаллы педагогик коллективларны һәм мәктәпләрне булдырдыгыз. Бу куәтле мәгариф системасы ярдәмендә иң катлаулы елларда да укытучылар һәм педагоглар иң яхшы традицияләрне мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дә, мәктәптә дә, югары уку йортларында да саклап кала алдылар. Бүген педагоглар тырышлыгы белән Чаллы мәгарифе шәһәрдә, республикада көчле позицияләрдә тора. Яр Чаллы шәһәре илебезнең әйдәп баручы икътисадый үзәкләренең берсе. Монда да сезнең хезмәтегез. Без барыбыз да балачактан, мәктәптән. Без барыбыз да сезнең ярдәм белән тормышка юллама алдык", – диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф тармагында 15 597 кеше эшли, шуларның 3 602се-мәктәпләрдә, 979ы-өстәмә белем бирү һәм яшьләр учреждениеләрендә, 3215е-мәктәпкәчә учреждениеләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында – 1192 педагог. 

 Бүләкләү тантанасыннан фотоларны "ВКонтакте" челтәренең  "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 17:03