Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нина Николаевна Битунова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Алексеевск районы Пановка авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Казан шәһәренең «Серп и Молот» заводында эшләгән. 1951 елда Битунов Михаил Васильевичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Нина Николаевна кер юуучы булып эшли. 1995 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 

Ире белән ике бала үстергәннәр, өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Нина Николаевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 08:12