Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Танар» гаилә клиникасы һәм ТР атказанган табибы, шәһәрдә танылган табиб-педиатр Александр Зотов оештырган «Табиб белән саф һавада йөрү» хәйрия-сәламәтләндерү проекты старт ала. Очрашу 5 октябрь көнне  10:00 сәгатьтә «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең Яр буе паркында узачак. Беренче дәреснең темасы - "Цивилизация авырулары яки Цивилизатоза". Аны югары квалификацияле табиб Лариса Танова үткәрәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, һәр шимбә көнне шәһәр халкы табиблар белән очрашачак һәм сәламәтлек темасына аралашачак. Әйтик, октябрьдә чаллылыларны Александр Зотов (12.10), акушер-гинеколог Рәис Фәршатов белән очрашулар көтә.

Җомга, 4 октябрь 2019, 11:05