Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мөнәвәрә Габдрәхим кызы Вәлиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Башкортстан Республикасының Архангельск районы Заһит авылында туа. Мәктәпкә 1931 елда ук керә һәм белем бирү мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлый. Алга таба белем алу мөмкинлеге булмый, гаилә зур булганлыктан, аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кирәк була. Мөнәвәрә Габдрәхим кызы 12 яшеннән колхозда эшли башлый. 1940 елда кияүгә чыга, 1941 елда ирен фронтка алалар,  ул шунда һәлак була. Мөнәвәрә Гаптрәхим кызы яңадан кияүгә чыга. Сугыштан соң алар ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аны 20 оныгы һәм 16 оныкчыгы сөендерә. Мөнәвәрә Габдрәхим кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Сосновый бор» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Наил Насыйбуллин котлады.

Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 12:00