Мы в социальных сетях

 Автозавод районында Укытучылар көне кысаларында мәгариф өлкәсенең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагоглары кертелгән “Автозавод районының мәгариф лидерлары” Мактау тактасын яңарту тантанасы булды.

Быел гомуми, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү буенча конкурс комиссиясенә 53 кандидатура тәкъдим ителде. Комиссиядә укытучыларның мәгариф системасына керткән шәхси өлеше, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүләре, республика һәм шәһәр олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә һәм конференцияләрдә югары күрсәткечләр исәпкә алынды. 2018/2019 уку елы нәтиҗәләре буенча тармакның иң лаеклы 21 хезмәткәре сайланды, алар Татарстан Республикасы министрлыкларының күкрәк билгеләре һәм Яр Чаллы шәһәре мэры премиясенә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булучылар, һөнәри осталык грантларының бөтенроссия, республика һәм шәһәр конкурсларында җиңүчеләр. Мәгариф  тармагы хезмәткәрләре исемнәрен Мактау тактасына кертү турында тапшырылган таныклыклар белән биредә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 15:08