Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда үзмәшгульләр очрашуы узды. Ул " Метро" мәдәни-белем бирү платформасында узды. Катнашучылар арасында үз эшләрен үзмәшгульлек сыйфатында теркәгән һәм моны эшләргә планлаштырган эшмәкәрләр дә бар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы чара беренче тапкыр үткәрелә.

«Безнең өчен иң мөһиме – бу очрашу файдалы булсын. Әле теркәлмәгән эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен теркәгән үзмәшгульләр армиясенә керсен иде. Хәзерге вакытта аларның саны өч меңгә якын», – диде Наталия Кропотова.

Үз-үзләренә эшләүче чаллылылар салым хезмәтендә үз эшчәнлеген теркәү уңайлыклары турында сөйләделәр. Мәсәлән, үзмәшгульләр шәхси продукцияләрен биржа мәйданчыгында урнаштыру һәм сату каналларын үстерү мөмкинлекләрен киңәйтә алалар.

Мондый очрашуларны «Метро» мәдәни-белем бирү платформасында даими үткәрү планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 16:08