Мы в социальных сетях

 Тантаналар Сараенда юбилярларның шәһәр парады узды. Бәйрәм чарасында Яр Чаллы шәһәренең горурлыгы булган гаиләләр катнашты. Алар да, меңләгән кешеләр кебек үк, КАМАЗ автогиганты төзелешенә килгәннәр.

Тантана сәбәпчеләрен Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады.

60 ел бергә гомер иткән: Валентина Максимовна һәм Григорий Павлович КалининнарВера Андреевна һәм Борис Степанович Лопатиннар. Зөбәрҗәт юбилярлар (55 ел бергә гомер итү): Флуда Нурислам кызы һәм Рәшит Гани улы Ганиевлар;  Әнисә Мәгъсүмҗан кызы  һәм Мәгъс Хафиз улы Сабировлар. Парадның алтын юбилярлары: - Голнур Котдус кызы һәм Шәрипҗан Әхтәм улы Мөхәммәтҗановлар; Дания Әбузар кызы һәм Фоат Нурлыгаян улы Газизовлар; Мария Васильевна һәм Владимир Васильевич Масловлар;  Гатия Зәйнулла кызы һәм Марс Габдулла улы ГильметдиновларФәридә һәм  Рәис Фәрхаз улы Хабибуллиннар.

«Мизгел» җыр театры һәм «Яз» бию ансамбле чыгышлары юбилярлар өчен музыкаль бүләк булды.

Җомга, 4 октябрь 2019, 15:38