Чаллылылар «Минем документлар» күп функцияле үзәгендә пенсия күләме турында белешмә ала алалар. Моның өчен паспорт белән килергә һәм гариза язарга кирәк. Белешмә биш эш көне эчендә әзер булачак. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
"Белешмә – ул билгеле бер ташламалар биргәндә исәпкә алына торган белешмәләр тупланган рәсми документ. Ул хакимият органнарына торак субсидияләрен, транспортта түләүсез йөрү өчен социаль карта, инвалидны карау буенча өстәмә түләү алу буенча мөрәҗәгать иткәндә кирәк булырга мөмкин. Белешмә шулай ук виза яки Банк кредитын рәсмиләштергәндә кирәк була", - дип аңлатты Татарстан Республикасында КФҮ методология бүлеге башлыгы Руслан Нигъмәтуллин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 12 октябрь 2019, 12:08