Мы в социальных сетях

Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре «39 комплекс»ның ТИҮ активы белән берлектә Чулман проспекты буенча 39/06 нчы йорт ягыннан 30 агач утыртылды. «Чаллы-Лифт» предприятиесе хезмәткәрләре төзүчеләр бульвары буенда чүп-чар җыештыруда катнаштылар. ТИҮ рәисләре һәм актив яшәүчеләр тарафыннан түбәндәге эшләр башкарылды: «Нур» яшьләр үзәге янындагы территорияне чистарту;  11/06, 11/09, 11/12, 11/14, 44/19, 45/13 торак йортлар янындагы газоннарны рәткә китерү; бульвар территориясендә Октябрьнең 60 еллыгы;18/02, 18/10, 18/11, 18/12, 31/03, 31/06, 31/12, 45/01, 45/07, 60/15 торак йортлар янындагы чәчәк түтәлләрен чистарту һәм җир казу; 31/05, 39/06, 39/06а, 39/12 торак йортлар территориясендә агачлар утырту оештырылды.

Бүген шулай ук «Горзеленхоз» ААҖ, Башкарма комитет һәм Шәһәр Советы хезмәткәрләре тарафыннан агач утырту буенча уртак эш башкарылды. 360 агач, шул исәптән: Яр Чаллы проспектында 110 чыршы һәм юкә; Халыклар дуслыгы проспектында Шамил Усманов урамыннан 75 юкә; Техническая урамында – 50 карагай; шулай ук Металлургия урамында - 50 карагай; Поляков урамыннан Залесный проспектына таба 30 юкә һәм 16 чыршы; Нур Баян урамында – 50 агач; Чулман проспектында 30 нарат пәйда булды.

121 нче  «Сабантуй» балалар бакчасы (63 нче микрорайон) һәм «Татарстан» сәүдә үзәге тарафыннан якындагы территориядә чыршы утырту оештырылды. Горзеленхоз хезмәткәрләре тарафыннан 7 чыршы утыртылды. Бу көнне барлыгы 840 агач һәм куак утырттылар.

Шимбә, 5 октябрь 2019, 15:32