Мы в социальных сетях

 Автостанция районында җир асты кичүе төзелеше ахырына якынлаша. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: «Әлеге проектны тормышка ашыру шәһәрнең тимер юл һәм автомобиль вокзалын, шулай ук якын-тирәдәге территорияне үстерүгә этәргеч бирәчәк. Аны төзү өчен акча Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән бүлеп бирелде», - диде Илья Зуев. «Җир асты җәяүлеләр кичүенә тотынгач, вокзал яны мәйданын да яңартырга булдык. Эшне ярты елда гына башкару мөмкин түгел», - дип өстәде аның чыгышыннан соң шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, җир асты кичүе төзелеше нәтиҗәсендә автовокзал пассажирларына гына түгел, автотранспортка да йөрү уңайлы булачак.

Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 08:59