Яр Чаллыда яшүсмерләр һәм яшьләр клублары командалары арасында футбол буенча турнир җиңүчеләре билгеле булды. Яр Чаллыда «Orange Fitness» футбол кырында яшүсмерләр-яшьләр клублары командалары арасында ел саен үткәрелә торган «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» футбол турнирының финал уеннары узды. Ай дәвамында шәһәрнең барлык районнарыннан килгән яшүсмерләр-яшьләр клублары командалары үз яшь төркемнәрендә иң көчле команда исеме өчен көрәштеләр. Быел турнирда 514 кешене берләштергән 45 команда катнашты.
![](/upload/files/user/футбол4.jpg)
Кече яшь төркемендә финалда «Огонек» һәм «Чайка» яшүсмерләр-яшьләр клубларының ишегалды командалары очрашты. Җиңүне «Чайка» командасы 7:2 исәбе белән яулады. Кече яшь төркемендә призлы урыннарны 2008-2009 елгы уенчылар алды: 1 урын - «Чайка» командасы, 2 урын - «Огонек» командасы.
![](/upload/files/user/фут.jpg)
Өлкән яшь төркемендә финалга «Юность» һәм «Огонек» ишегалды командалары чыкты. Җиңүне «Огонек» командасы 1:0 исәбе белән яулады. Өлкән яшь төркемендә призлы урыннарны 2004-2005 елгы уенчылар алды: 1 урын - «Огонек» командасы, 2 урын - «Юность» командасы яулады. Урта яшь төркемендә финалда «Чайка» һәм «Огонек» яшүсмерләр-яшьләр клубларының ишегалды командалары көч сынашты. Җиңүне «Чайка» командасы 2:0 исәбе белән яулады. Урта яшь төркемендә призлы урыннарны 2006-2007 елгы уенчылар алды: 1 урын - «Чайка» командасы, 2 урын - «Огонек» командасы. Яшүсмерләр арасында финалга «Огонек» һәм «Чайка» ишегалды командалары чыкты. Командалар 2:1 исәбе белән уйнадылар. Җиңүне «Чайка» командасы яулады. Яшүсмерләр арасында призлы урыннарны 2002-2003 елгы уенчылар алды: 1 урын - «Чайка» командасы, 2 урын - «Огонек» командасы.
![](/upload/files/user/фут44.jpg)
2019 елгы җәйге спорт сезоны нәтиҗәләре буенча иң яхшы ишегалды командасы билгеләнде, «2019 елгы җәйге спорт сезоны нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда» номинациясендә «Юность» яшүсмерләр-яшьләр клубы командасы танылды.
![](/upload/files/user/команда3.jpg)
Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар, футбол туплары һәм кубоклар тапшырылды.
![](/upload/files/user/кр7.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.