Бүген Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының XXXIII утырышы узды. Халык ышанычлылары көн тәртибендәге 19 мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2021 елга һәм 2030 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2016 елдан башлап шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан стратегияне тормышка ашыру мониторингы үткәрелә, аның нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. "Стратегия статистик документ була алмый һәм ирешелгән нәтиҗәләрне һәм барлыкка килгән яңа иҗтимагый ихтыяҗларны исәпкә алып төзәтмәләр кертергә тиеш. Тышкы мохиттәге үзгәрешләр стратегиядә шәһәр үсешенең өстенлекле юнәлешләрен һәм уртача сроклы бурычларын ачыклау рәвешендә үз вакытында чагылыш табарга тиеш. Тышкы элемтәләр, территориянең агломерация үсеше, шәһәр эче челтәренә йөкләнешләр һәм юл инфраструктурасына заманча таләпләрне исәпкә алып, Стратегиягә «тотрыклы транспорт системасы» бүлегенә үзгәрешләр кертелде", - диде ул, башка үзгәрешләрне дә әйтеп.
Моннан тыш, депутатлар Чаллы шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү буенча гавами тыңлаулар үткәрү датасын билгеләде. Алар агымдагы елның 22 ноябрендә 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары булган дүрт Шәһәр депутаты аның составыннан чыгарылды. Шул ук сәбәп белән Шәһәр Советының даими комиссиясе составына үзгәрешләр дә кертелде. Регламент, хокук тәртибе, законлылык һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия составыннан Марсель Мингалимов; Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча комиссиядән – Олег Коробченко; Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча комиссиядән – Олег Николаев һәм Николай Атласов чыгарылды. Татарстаннан читтә яшәү һәм шәхси гариза белән бәйле рәвештә, депутат вәкаләтләрен Александр Щербина туктатты. Депутат Сергей Ямашев Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп расланды, ә шәһәр Советы Президиумы составына Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт комиссиясе әгъзасы Виталий Агапов кертелде.
Шәһәр Советының XXXIII утырышы эшен тәмамлап, шәһәр мэры Наил Мәһдиев Дәүләт Советында Чаллының ун вәкиле: җиде кеше бер мандатлы округлар буенча, өч депутат – исемлек буенча: Владимир Чагин, Светлана Захарова һәм Николай Атласов кертелүен белдерде.
«Без Дәүләт Советы депутатларына уртак эш оештырырга тәкъдим иттек. Сорыйбыз һәм шәһәр Советының барлык утырышларында да карала һәм тикшерелә торган барлык мәсьәләләр турында хәбәрдар булу өчен катнашырга киңәш итәбез. Без ике айга бер тапкыр безнең территориядән депутатлар ничек эшләүләрен, үз тавышларын биргән сайлаучыларның мәнфәгатьләрен ничек яклауларын аңлау максатыннан очрашырбыз дип килештек. Минем уйлавымча, ярты миллионлы Яр Чаллы шәһәренең мәнфәгатьләрен яклау буенча без сезнең принципиаль позициягезгә исәп тотарга хокуклы. Республика идарә органнары белән бергә тормышка ашырырга тиешле проектлар шактый. Сезнең тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз һәм безнең ярдәмебез сезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты югары вазыйфаларын намус белән башкарырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, уңышлар телибез. Сездә булган иң яхшы сыйфатлар безнең күпмилләтле республикабыз иминлегенә юнәлтелер дип ышанам», - диде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 17:10