Мы в социальных сетях

 29 октябрьдә "Нур" яшьләр үзәгендә "Сәламәт принцип" 2.0" профилактик чаралар комплексы проекты старт ала. Проект кысаларында дүрт конкурс сынавы узачак: «Рух көче» интеллектуаль-күңел ачу уены (29.10.2009 ел); «Сәламәт аккаунт» блогы (2019 елның ноябре-декабре); «Сәламәт яшәү рәвеше буыны» сәламәт яшәү рәвешен саклауга өндәүче макет, буклет, стикерлар эшләүгә конкурс (2020 елның гыйнвары-марты өчен); «Сәламәт марафон» шәһәр акциясе (2020 елның апрель-май айлары). Анда катнашырга өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар чакырыла. Команда алты кешедән тора. Проектта катнашу шартлары белән биредә танышырга мөмкин. Гаризаларны mcnur@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.


Пәнҗешәмбе, 10 октябрь 2019, 11:28