Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң үзәк шәһәр магистрален тәшкил итүче һәм автокаланың иске өлешен яңасы белән тоташтыручы юлларны файдалануга тапшыру тантанасы булдыбу - Әлмәт тракты, Муса Җәлил, Яр Чаллы, Тынычлык проспектлары һәм Абдулла Алиш урамы. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантанада катнашучыларны Наил Мәһдиев сәламләде. «Соңгы елларда ил җитәкчелеге, республика Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның җитди ярдәме белән без юлларыбызны тиешле хәлгә китерәбез. Алар яхшы гына түгел, куркынычсыз булдылар. Шуның аркасында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 40% ка кимеде. Ярты миллионлы автокала халкы исеменнән Россия Федерациясе президенты Владимир Владимирович Путинга «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ил җитәкчелеге һәм республика җитәкчелеге алга таба да Чаллыга – КАМАЗ Ватанына шундый ук игътибар бирер дип өметләнәбез. Ә без илебез һәм яраткан Республикабыз хакына нәтиҗәле хезмәт итүне дәвам итәчәкбез», - диде ул һәм юл төзүчеләренең намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы шулай ук ел саен Чаллыга юлларны ремонтлауга федераль һәм республика бюджетларыннан 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен ассызыклады. Соңгы биш елда барлыгы 10 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде.

Республика башлыгы Чаллы халкын бәйрәм белән котлады. "Хәерле көн, хөрмәтле төзүчеләр, чаллылылар! Мин барыгызны да бу вакыйга белән котлыйм, чөнки мондый сыйфатлы юл ачылу – зур вакыйга. Без ел саен Яр Чаллыда бер проспектка капиталь ремонт ясыйбыз. Быел юлларны ремонтлау КАМАЗның 50 еллык юбилеена багышлана. Эш сыйфатлы башкарылган", - диде Рөстәм Миңнеханов.

37 километрга якын озынлыктагы юллар (ике як юлны исәпләп) «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтланды. Проектның бәясе 1 млрд 360 млн сум тәшкил итте. Моннан тыш, илкүләм проект кысаларында Муса Җәлил проспектының дублерлары һәм Яр Чаллы проспекты буенча Орловка бистәсендә җирле юл төзекләндерелгән.

Реконструкция барышында халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандуслар һәм тактиль күрсәткечләр белән җәяүле тротуарлары төзелде. Юл билгеләре, светофор объектлары урнаштырылган, тукталыш мәйданчыклары җиһазландырылган, машиналар йөрү өлешенә тамгалар ясалган, шул исәптән юл чатында тавышлы полосалар ясалган, гамәлдәге яңгыр сулары җыела торган коелар һәм башка бик күп нәрсәләр төзекләндерелгән.


Чәршәмбе, 9 октябрь 2019, 15:46