Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, шулай ук кайбер җитәкчеләр Татарстан Республикасы Машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Орган залы сәхнәсендә хезмәт династияләре, яшь инженерлар, шулай ук техник түгәрәкләр һәм балалар иҗат үзәкләре җитәкчеләре билгеләп үтелде.

"Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Яшел Үзәндә урнашкан машина төзелеше предприятиеләре ул вакытта Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы төбәге – ТАССРны тамырдан үзгәртте. Машина төзелеше республикабыз халкының менталитетын һәм фикерләү рәвешенә дә йогынты ясады. Монда иң яхшы техник акыллар җәлеп ителде", - дип билгеләде шәһәр башлыгы, машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен котлаганда.

«Әлмәт торба заводында», «Түбән Кама механика заводында», «Казан вертолет заводында» эшләгән хезмәт династияләре бүләкләнде.

«Иң яхшы яшь инженер» номинациясендә «КАМАЗ» ААҖ, «Инженер-җитештерү үзәге», С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы  - «Туполев» ГАҖ филиалы «Форд Соллерс Алабуга» ҖАҖ филиалы, «РариТЭК», «ПОЗиС», «МТЗ-Татарстан Сәүдә-җитештерү компаниясе» һәм башка предприятиеләр хезмәткәрләре бүләкләнде.

Чәршәмбе, 9 октябрь 2019, 17:08