Мы в социальных сетях

 Комсомол районының 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәгендә өлкән буын декадасына багышланган "Көз җылысы белән җанны җылытып..." дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Барлык катнашучыларга изге теләкләр белән Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина мөрәҗәгать итте.

«Огниво» балалар иҗат үзәгенең яшь артистлары тамашачыларны сәхнә номерлары белән сөендерделәр. Дәртле һәм лирик җырлар, халык биюләре өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәмнең җылы, эмоциональ атмосферасы өлкән буыннан алкышларга һәм рәхмәт сүзләренә бай булды.

Пәнҗешәмбе, 10 октябрь 2019, 09:32