Мы в социальных сетях

 Өлкән буын декадасы кысаларында «Асылташ» приютының «Талисман» волонтерлар отряды Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Яшь чаллылылар концерт программасы белән чыгыш ясадылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Тәрбияләнүчеләр өлкән буын кешеләре белән аралаштылар, аларның тормыш хатирәләрен тыңладылар, мавыгулары турында белделәр.

Пәнҗешәмбе, 10 октябрь 2019, 13:18