Мы в социальных сетях

 «РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уенының муниципаль этабын «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрделәр. Уен үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды. Уенның темасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде һәм 3 этаптан торды. Катнашучылар татар халкының иҗаты, туган республикабыз тарихы һәм республика мәдәнияте белән ни дәрәҗәдә таныш булулары турында үз белемнәрен күрсәттеләр.

Уенда барлыгы алты команда көч сынашты: «К(и)ФУ» МЧИ, Техник көллият, КНИТУ-КАИ, НПК, 35 нче  мәктәпнең Җиңү волонтерлары отряды, Медицина көллияте. Уенда 30дан артык кеше катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча 3 урынны Техник көллият командасы, 2 урынны КНИТУ-КАИ («Алексей» иҗат берләшмәсе), 1 урынны Медицина көллияте алды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе, 10 октябрь 2019, 16:02