"Өлкән яшь Олимпиадасы" 12 нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары: ветераннар Советы һәм Россия Пенсионерлар берлеге, «Умырзая», «Сөмбел», «Жәүһәр» ветераннар хоры, ТИҮ әгъзалары, күп фатирлы йортларның өлкәннәре катнашты. Катнашучылар туп, кәшәкә белән идарә итү, предметларны тизлеккә күчерү техникаларында ярыштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 10 октябрь 2019, 17:03