Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча санитар-экологик айлык башланды. Бүген Башкарма комитет, муниципаль учреждениеләр, Үзәк район хакимияте хезмәткәрләре, «Горзеленхоз» белән берлектә, Техническая урамы, Залесный проспекты буенча агач утыртуда һәм Х.Туфан, Тынычлык проспектларында яфрак җыюда катнаштылар.

 Комсомол районы администрациясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, «Электротранспорт» һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре агачлар утырттылар: каен, груша һәм алмагач Казан проспектында һәм Яр Чаллы проспектының аерым полосасында барлыкка килде. Барлыгы 230 яшь үсенте утыртылды.

Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре, КИУның Чаллы филиалы студентлары Тынычлык проспектының "КАМАЗ" мәдәният сарае тукталышыннан Вахитов проспектына кадәр яфрак җыештыруда катнаштылар. Яр Чаллы проспекты буенча урнашкан «Чаллы икмәге» кибете хезмәткәрләре 17а микрорайоны ягыннан тирә-юньне җыештырдылар. «ПАД» хезмәткәрләре предприятие янындагы территорияне яфрактан чистарттылар. «Электротранспорт» коллективы «Горзеленхоз» белән берлектә Яр Чаллы проспектының аерым полосасы буйлап 50 алмагач утырттылар. «Болгарпиво» ААҖ хезмәткәрләре тарафыннан 105 агач утыртылды.

Өмәгә 839 оешмадан 8 024 кеше чыкты. 192,7 га чистартылган, 297 куб. м чүп-чар җыелган һәм чыгарылган, 1072 агач һәм куак утыртылган. Санитар-экологик айлык башыннан бирле шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү буенча чараларда 975 оешмадан 28 меңнән артык кеше катнашты. 536 га территория чистартылды, 1273 куб м үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 3530 агач һәм куак утыртылды.

Шимбә, 12 октябрь 2019, 13:52