Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен үткәрелүче «Көзге яфрак яңгыры» күргәзмәсе була. Анда бакчачылар, чәчәк үстерүчеләр, кызыксынулар буенча клублар вәкилләре, шулай ук шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшьләр оешмалары катнаша ала. Конкурска көзге үсемлекләрдән ясалган зурһәм кече форматлы композицияләр; көз темасына рәсемнәр, бакча культураларының аз таралган һәм экзотик төрләре; гадәти формада булмаган яшелчә, җиләк-җимеш һәм орлыклар; карвинг композицияләре, икебано һәм букетлар; өй шартларында үзенчәлекле итеп консервланган эшләнмәләр тәкъдим ителә.

 Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Конкурс эшләре 21 һәм 22 октябрь көннәрендә9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен заявкаларны Экология музееның электрон адресына җибәрергә: muzei_ecolog@mail.ru  һәм 58-39-64 телефоны аша бирергә мөмкин.

Конкурс турында нигезнамә.

Дүшәмбе, 14 октябрь 2019, 09:53