Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты грантларына 2020 елдагы беренче конкурска заявкалар коммерцияле булмаган оешмалардан 2019 елның 14 октябреннән 25 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Заявка Президент грантлары фондына электрон документ рәвешендә бирелә. Моның өчен рәсми сайтта(http://президентскиегранты.рф) урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутырырга кирәк.

Конкурска заявка әзерләү буенча барлык сораулар белән коммерцияле булмаган оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә була. Татарстан Республикасының ресурс үзәкләре адреслары белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 14 октябрь 2019, 10:50