Мы в социальных сетях

Шәһәребезнең Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зинаида Михайловна Самаренкина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Тельман районының Кече Сөнчәле авылында крестьян гаиләсендә туа. Дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан соң Сөнчәле урта мәктәбендә белем ала, аннары Мокшы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. 1945 елда Аксубайда укытучылар өчен методик курслар тәмамлый. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша. 1954 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Юбиляр лаеклы ялга Мокшы мәктәбеннән китә. Хәзер ул 3 оныгы һәм оныкчыгына куанып гомер кичерә. Зинаида Михайловна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны шәһәр Советы депутаты Евгений Архипов һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котладылар.

Дүшәмбе, 14 октябрь 2019, 13:27