Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зәки Маннан улы Маннанов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Татарстан Республикасы Тукай районының Хуҗи авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын шунда тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрен башкара. 1956 елда Әлфия Мингата кызына өйләнә. Гаиләләрендә бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 1971 елда алар Яр Чаллы шәһәренә күченеп киләләр. Гаилә башлыгы лаеклы ялга чыкканчы механизатор булып эшли. Зәки Маннан улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Айдимирова котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Дүшәмбе, 14 октябрь 2019, 15:20