Мы в социальных сетях

«СТВ-МЕДИА» холдингы «Челны 24» мәгълүмат хезмәте эшчәнлеген «ЧЕ!»федераль каналына күчерә. «Челны 24» программасына шәһәр һәм республика яңалыклары, студиядә кунаклар белән киңәйтелгән интервьюлар, һава торышы, мәдәни вакыйгалар афишасы һәм башкалар керә. Яңалыклар тагын да оператив була һәм гадәттәге вакыттан ярты сәгать алданрак – 18:30 да чыга башлый. Иртәнге программаны 7:30 да карарга мөмкин. Яңалыклар эфирының туры трансляциясе, шулай ук аерым материаллар digital-платформаларда да алып барылачак. Мәгълүмати тапшыруларны күңел ачу контенты төрләндерәчәк. «ЧЕ!» федераль каналы шәһәрнең барлык кабель челтәрләрендә дә бар. Аны карау өчен чаллылыларга өстәмә җиһазлар алырга кирәк түгел.

Сишәмбе, 15 октябрь 2019, 08:34